Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «Шәһәр тирәлеге» федераль партия проектының Иҗтимагый советы утырышын уздырды

17.07.2018

Бүген Мәскәүдә «Шәһәр тирәлеге» федераль партия проектының Иҗтимагый советы утырышын Татарстан Республикасы Президенты – проектның Иҗтимагый советы башлыгы Рөстәм Миңнеханов уздырды.  

Утырыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасында узды.  

Утырышның төп темасы – «Шәһәр тирәлеге» федераль партия проектының Иҗтимагый советының агымдагы бурычлары турында.   

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, «Шәһәр тирәлеге» проекты иминлекне һәм уңайлылыкны арттыру буенча гражданнарның һәм хакимиятнең үзара хезмәттәшлегенең уңышлы яңа рәвешенә әверелде, ул тулысынча җәмәгатьчелекнең актуаль ихтыяҗларына туры килә. Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, «Бердәм Россия» партиясенең Генераль советы карары белән икенче ел рәттән аңа «Шәһәр тирәлеге» федераль партия проектының Иҗтимагый советын җитәкләү йөкләнә.      

«Проектны гамәлгә ашыруның барлык этапларында кешеләрнең активлыгы, хакимиятнең ачык булуына аларның уңай мөнәсәбәте России Президенты  Владимир Путин тарафыннан да югары бәя алды һәм ул Россия Федерациясе Хөкүмәтенә «Шәһәр тирәлеге» федераль партия проектын гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан акчалар өстәргә йөкләмә бирде», - диде Рөстәм Миңнеханов. – Беренче чиратта җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү проектлары өчен 2018 елның 18 мартыннан 23 мартына кадәр 83 төбәктә  рейтинг тавыш бирүләре уздырылды. Тавыш бирү 75 млн. кешесе булган 823 муниципалитетта узды. Аларда 18,5 млн. граждан катнашты. Мондый нәтиҗәләр әлеге мәсьәлә буенча каралар кабул иткәндә кешеләр фикеренең мөһимлеген тагын бер кабат раслады». 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, партия проекты төзекләндерү мәсьәләләрен генә хәл иткп калмыйча, актив граждан җәмгыятен формалаштыру буенча иҗтимагый-сәяси бурычны да үтәргә ярдәм итә.

Быел «Шәһәр тирәлеге» партия проекты кешеләр белән фикер алышу сызыгын узды, аларның теләкләре исәпкә алынды, тәкъдимнәре эшкә кертелде. Дизайн-проектлар эшләнде һәм халыкка тәкъдим ителде. Объектларда эш актив бара. Хәзер проектны гамәлгә ашыру буенча даими мониторинг уздырырга, иҗтимагый контрольдә катнашырга кирәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов. 

Утырышта катнашучылар 2018 елның беренче яртыеллыгында «Шәһәр тирәлеге» федераль партия проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында нотыклар тыңладылар. Бу шул исәптән «Шәһәр тирәлеге» федераль партия проекты тарафыннан уздырылучы мониторинглар йомгаклары, акцияләр.  2018 елның икенче яртыеллыгына «Шәһәр тирәлеге» федераль партия проекты тәкъдим ителде.

Проектны гамәлгә ашыру барышы турында проект координаторы, РФ Дәүләт Думасының Торак сәясәте һәм ТКХ комитеты рәисе урынбасары Павел Качкаев сөйләде.

Тагын шәһәр төзелеш һәм урбанистика өлкәсендә экспертлар фикерләре тыңланылды. 

ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.