Рөстәм Миңнеханов "Яндекс" яңа пилотсыз автомобилендә йөреп карады

16.07.2018

Бүген Иннополиста Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Яндекс" яңа пилотсыз автомобилендә йөреп карады. Пилотсыз автомобиль юлы шәһәр трассалары һәм торак микрорайон буйлап узды. 

Рөстәм Миңнеханов тесттан соң белдергәнчә, әлеге транспортның үсеш перспективалары зур. "Пилотсыз автомобильләр - бу бик җитди программа, бөтен атаклы дөнья компанияләре әлеге тема белән шөгыльләнә. Мин "КАМАЗ" алып барган программада катнаштым. Без электробуста быел йөреп карадык, бик күңелле булды. Ләкин бүген без инде шәһәрдә йөрдек: трасса һәм микрорайонда. Мин "Яндекс" компаниясе уңышларына бик гаҗәпләндем. Болар барысы да Россия эшләнмәләре - "КАМАЗ" да, "Яндекс" та дөнья дәрәҗәсендәге пилотсыз автомобильәр ясыйлар", - дип ассызыклады Татарстан Президенты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.