Рөстәм Миңнеханов Иннополиста Президент академиясенең VII Җәйге кампусын ачты

16.07.2018

Бүген Иннополиста «Президент академиясенең Җәйге кампусының VII халыкара мәгариф форумы» ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РАНХиГС) ректоры Владимир Мау, Газпромбанк Идарәсе рәисе урынбасары Вадим Кулик һәм башкалар катнашты.

Президент академиясенең Җәйге кампусы – дөньяның төрле  почмакларыннан килгән яшьләр өчен ел саен уздырыла торган мәгариф проекты. Уку программасы Россиянең һәм чит илләрнең әйдәүче галимнәре, дәүләт хезмәткәрләре һәм бөтендөнья дәрәҗәсендәге бизнесменнар белән лекцияләрдән, тренинглардан, семинарлардан, мастер-класслардан, вебинарлардан һәм интерактив дәресләрдән гыйбарәт.   

Быел Җәйге кампуста 36 илдән 220 студент катнаша. Темасы –  «Мәдәнияттә һәм күңел ачу өлкәсендә эшкуарлык». 

Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларны сәламләп билгеләп үткәнчә,  Җәйге кампус уникаль мәгариф мәйданчыгы, анда хәзерге дөньяның иң   актуаль мәсьәләләре карала.     

Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, республикада яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруга һәм яшьләр берләшмәләре белән эшләүгә зур игътибар бирелә. Ул искәрткәнчә, Татарстанда бу юнәлештә тагын да нәтиҗәлерәк эшләү өчен Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы булдырылды.

РАНХиГС ректоры Владимир Мау чыгышында Татарстан Президентына бу проектны хуплаганы һәм аны оештыруда ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.  

Президент академиясенең Җәйге кампусының җиденчесе быелның 15 июленнән 26 июленә кадәр барачак. Иннополиста форум дүртенче мәртәбә оештырылган. Бу еллар эчендә анда 1500нән артык кеше катнашкан.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.