Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Элемтә министры урынбасары Сергей Калугин «Цифрлы сәламәтлек саклау» программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

16.07.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр  министры урынбасары Сергей Калугин «Цифрлы сәламәтлек саклау» программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.  

Искәртәбез, Россия Элемтә министры урынбасары Сергей Калугин «Цифрлы сәламәтлек саклау» консорциумының координацион комитетын җитәкли.  Консорциум төзү турында меморандум 2018 елның февралендә имзаланды.

«Цифрлы сәламәтлек саклау» консорциумы Россия Элемтә министрлыгы белән Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының уртак   инициативасы буенча төзелде.

«Цифрлы сәламәтлек саклау» илкүләм консорциумының бурычы – Россиядә цифрлы медицинаны үстерү өчен кирәкле төп стандартларны эшләү һәм килештерү. Тәкъдим ителүче технологияләрне һәм архитектураларны сынап карауны Россиянең берничә төбәгендә уздырырга ниятлиләр.

Быел март аенда Сергей Калугин белән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков очрашуындаТатарстанның «Цифрлы сәламәтлек саклау» проектында катнашу перспективалары турында фикер алышканнар иде инде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.