Рөстәм Миңнеханов Снежинскта Федераль атом-төш үзәгендә булды

14.07.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында Снежинск шәһәрендә эш сәсәфрендә булды. 

Рөстәм Миңнеханов "Россия Федераль атом-төш үзәге -  Академик Е.И. Забабахин исемендәге Бөтенроссия техник физика фәнни-тикшеренү институты" ФДУПндә булды. 

Үзәк директоры Михаил Железнов белән Рөстәм Миңнеханов авария-техник үзәк, Атом-төш коралы музеенда булды. 

Рөстәм Миңнехановка мәгълүматларны эшкәртү һәм тулий лазерлары үзәкләрен күрсәттеләр. 

Шуннан Россия Федераль атом-төш үзәге белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. 

Аерым алганда, нефть катламына дарылы басым генераторлары ярдәмендә динамик тәэсир итү технологиясен эшләү мәсьәләсе турында сүз барды. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан Республикасы Россия Федераль атом-төш үзәге белән хезмәттәшлек итәргә тели. Оешманың үзенчәлекле мөмкинлекләре төрле юнәлешләрдә кулланылырга мөмкин, шул исәптән цифрлы икътисад республика стратегиясе кысаларында да. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.