РФ Хөкүмәте ягулыкка бәяләрнең тибрәнешен кисәтерлек тискәре акциз әзерли

12.07.2018

2019 елга салым маневры кысаларында автомобиль ягулыгына демпфирлаучы тискәре акциз эшләнә. Ул ягулыкка бәяләрнең тибрәнешен кисәтү өчен бөтендөнья базары бәяләре белән эчке бәяләр арасындагы аерманы компенсацияләргә тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Нефть саммиты кысаларында журналистларга Россия Федерациясе Энергетика министры урынбасары Павел Сорокин хәбәр итте.

«Бу акциз эшләнеп килә. Безнең исәпләвебезчә, аның финал версиясендә бәяләр тирбәнешен кисәтү мөмкинлеге булачак», - дип белдерде Павел Сорокин.

РФ Хөкүмәте апрель-май айларында бензинга бәяләр үсеше темпын  тоткарлау буенча чаралар кабул итте. Кайбер факторлар комбинациясе биржада күпләп сату бәяләре артуга китерде, дип аңлатты Павел Сорокин.

«РФ Хөкүмәте бу мәсьәләнең мөһимлеген аңлый һәм бу җәһәттән әлегә кадәр булмаган чаралар кабул итте. Бу – бензин буенча акцизларны 3 мең сумга киметү, дизель буенча – 2 меңгә. Шулай ук нефть компанияләре май азагына кадәр бәяләрне тотып торырга сөйләштеләр», - диде Россия Федерациясе  Энергетика министры урынбасары.  

«Акцизларны киметү белән бергә, Хөкүмәт, авыр ситуация килеп чыккан очракта, нефть продуктларына экспорт пошлинасы кертү хокукы алды», - диде ул.

Нефть компанияләренең җаваплылыгы, шулай ук кабул ителгән чаралар - биржага өстәмә күләмнәр чыгару, күпләп сату бәяләрен киметү, акцизларны киметү – болар бар да инфляция чикләрендә бәяләрне тотып торырга ярдәм итәр, дип саный Россия энергетика министры урынбасары.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Девон" МА матермаллары буенча