Рөстәм Миңнеханов: Ресурс базасы начарлану проблемасы – гомумфедераль проблема, нефть чыгаруның рентабель технологияләре кирәк

12.07.2018

Беренче яртыеллыкта нефть сәнәгате эше йомгаклары тулаем уңай. Бүген бу хакта Нефть саммитының пленар утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.   

Шуның белән бергә, алдынгы аналитиклар фаразы буенча, углеводородларга бөтен дөньяда ихтыяҗ арта гына барачак, диде Рөстәм Миңнеханов, һәм  иске ятмаларда нефть чыгару кимүне бары тик чыгаруы тагын да кыен булган запасларны эшкәртү бәрабәренә генә тулыландырырга мөмкин.   

Шуңа да, Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, чимал базасын үстерү бурычы, чыгаруы тагын да кыен булган запасларны нәтиҗәле эшкәртүгә җәлеп итү актуаль булып кала.

«Ресурс базасы начарлану проблемасы – гомумфедераль проблема. Катлаулы чыгарылучы запаслар өлеше яңа ачылучы ятмалар структурасында даими рәвештә арта бара, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Хәзер Россиядә нефть чыгаруның 60-70%ын кыен чыгарылучы ятмаларга кертергә була. Рентабель технологияләр кирәк».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада кабул ителгән Стратегия-2030 кеше капиталын Татарстанның иң зур кыйммәте дип билгеләде. «Нефть сәнәгатенең киләчәге һәм аның технологик үсеш дәрәҗәсе  тармак хезмәткәрләренең үсеш дәрәҗәсе белән билгеләнә, – диде ул. –  Бизнесның, мәгариф тармагының, федераль һәм төбәк хакимиятләренең кеше капиталын үстерүнең алдынгы технологияләрен гамәлгә кертү буенча көчләрен берләштерергә кирәк. Бу –  панель дискуссиясенең төп нәтиҗәсе».

Кеше капиталын үстерү, бигрәк тә формалаштыру мәсьәләләренә ныклы игътибар мисалы – «Татнефть»нең һәм кече нефть компанияләренең Татарстанның балалар-яшүсмерләр геологик хәрәкәтенә ярдәм күрсәтүләре, дип белдерде Татарстан Президенты.

«Сезнең тырышлык белән республиканың 33 база мәйданчыгында 400дән артык бала геология эшенә җәлеп ителә. Бу – үз һөнәрен аңлап сайлап алачак киләчәк нефтьчеләр. Бүген без яшь геологларның 5 нче республика басу олимпиадасын ачабыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Йомгаклап, Рөстәм Миңнеханов «Татнефть», кече нефть компанияләре җитәкчеләренә, муниципаль берәмлекләр башлыкларына, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләренә, федераль структуралар вәкилләренә уртак эш өчен рәхмәт әйтте. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.