Казанда Сәүдә, икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Әмирлек-Россия хөкүмәтара комиссиясенең пленар утырышы үткәрелде

06.07.2018

Бүген Казанда Сәүдә, икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Әмирлек-Россия хөкүмәтара комиссиясенең пленар утырышы үткәрелде. 

Утырышны Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Валентинович Мантуров һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Тышкы эшләр министры, Сәүдә, икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия-Әмирлекләр хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Шәйх Абдалла бән Зәйед Әл Нәхәйян уздырдылар. 

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Утырыш алдыннан Россия регионы буларак Татарстан Республикасының сәнәгать һәм инвестицион мөмкинлекләре тәкъдим ителде. Кыска презентацияләр белән ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина чыгыш ясадылар. 

Шулай ук Казан Ратушасында Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Валентинович Мантуров белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Тышкы эшләр министры Шәйх Абдалла бән Зәйед Әл Нәхәйян арасында сөйләшүләр узды. 

Денис Мантуров сүзләренчә ике ил арасында товар әйләнеше күләме 2017 елда 31 % тәшкил итте. 2018 елның дүрт ае нәтиҗәләре буенча уңай динамика сакланды. 

Хөкүмәтара комиссия утырышында Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Ул Сәүдә, икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Әмирлек-Россия хөкүмәтара комиссиясе утырышын уздыру урыны буларак Татарстанны сайлау өчен рәхмәтен җиткерде. 

"Казанда әлеге чараны кабул итәргә без шат, һәм үз ягыбыздан чара югары дәрәҗәдә уздырылуы өчен барысын да эшлибез, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Ышанам, комиссия утырышы Россия белән БГӘ арасында мнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итәчәк". 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклавынча, Татарстан БГӘ белән багланышларны арттыруга аеруча игътибар итә. 

Утырышта Денис Мантуров билгеләгәнчә, Россия-Әмирлек мөнәсәбәтләре арасындагы мөнәсәбәтләр мәсьәләләре турында без "киләсе елда да глобаль индустриализация производствосы саммиты кысаларында да  сөйләшә алабыз". Денис Мантуров БГӘ партнерларына Россиянең икенче саммитны 2019 елда Екатеринбургта уздыру теләген хуплаулары өчен рәхмәт әйтте. 

Утырыш ахырында берничә документ имзаланды. Шул исәптән хөкүмәтара комиссия протоколы да. 

Шулай ук Россия белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасында үзара визаларны бетерү турында килешү имзаланды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.