Рөстәм Миңнеханов 6 июль көнне Казанда предприятиеләр һәм оешмаларда эш көнен кыскартырга киңәш итте

05.07.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елның 6 июлендә Казандагы предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләренә эш көнен 14.00 сәгатькә кадәр кыскартырга киңәш итте.

Эш көнен кыскарту Казанда ФИФА-2018 футбол буенча дөнья чемпионатының дүрттән бере кысаларындагы Бразилия белән Бельгия җыелма командалары арасындагы матч уздыруга бәйле. 

Казанда матч "Казан-Арена" стадионында сәгать 21.00 да уза. Шәһәрдә транспорт чаралары хәрәкәте чикләнәчәк. 

Казанга күп санда җанатарлар килгәнгә күрә, эш көнен кыскарту иҗтимагый транспортка йөкләнешне киметергә һәм шәһәр куналкарына да, шәһәр халкына да уңайлы шартлар булдыруны мөмкин итәчәк. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.