Рөстәм Миңнехановка «Астанага 20 ел» юбилей медален тапшырдылар

05.07.2018

Бүген Казахстан Республикасы Премьер-министры Бәхетҗан Сагынтаев Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев күрсәтмәсе буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка «Астанага – 20 ел» юбилей медален тапшырды.   

Рөстәм Миңнеханов Бәхетҗан Сагынтаевка мондый олы бүләк һәм кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде. Астананың чәчк атуын теләде, киләчәктә Россия белән Казахстан хезмәттәшлеге үсешенә киләчәктә дә хезмәт итәчәген җиткерде.  

«Астанага – 20 ел» юбилей медале – Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев Указы белән 2018 елның 17 апрелендә гамәлгә куелган Казахстан Республикасының дәүләт бүләге. Юбилей медале белән Казахстан Республикасы гражданнары һәм чит илләр гражданнары Казахстан Республикасын һәм аның башкаласын торгызуга һәм аларның үсешенә керткән зур өлешләре өчен бүләкләнә.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте