Татарстан вакытлыча эшкә яраксызлык турында электрон кәгазьләр бирү буенча дүртенче урында

03.07.2018

Татарстан Республикасы Россиянең 85 төбәге арасында вакытлыча эшкә яраксызлык турында электрон кәгазьләр бирү буенча дүртенче урында. Бу хакта бүген  Министрлар Кабинетында узган брифингта РФ Социаль иминиятләштерү фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Рамил Гайзатуллин хәбәр итте.

Брифинг гадәттәгечә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

РФ Социаль иминиятләштерү фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Рамил Гайзатуллин 2017 елның 1 июленнән Россиядә эшкә яраксызлык буенча электрон документлар бирүне күздә тоткан 86нчы федераль закон үз көченә кергәнен искәртте.

Проект гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле, Татарстанда 72 628 электрон “больничный” рәсмиләштерелгән.

Рамил Гайзатуллин сүзләренчә, эшкә яраксызлык буенча электрон документ аның элекке кәгазь варианты белән бертигез юридик көчкә ия. Татарстанда көненә барлыгы 3760 вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазьләре бирелә. Аның 1300е электрон форматта, узган ел белән чагыштырганда, бу 50 мәртәбә артык.

Татарстан Республикасы Россиянең 85 төбәге арасында, Кемерово, Липецк, Белгород өлкәләреннән соң, электрон кәгазьләр бирү буенча 4нче урында.

 


“Татар-Информ” МА