Рөстәм Миңнеханов Алтай краенда Сабантуйда булды

17.06.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алтай краена эш сәфәре кысаларында татар милли бәйрәме Сабантуйда катнашты. 

Чара «Бирюзовая Катунь» туристик-рекреацион зона территориясендә узды. Бәйрәмдә шулай ук Алтай крае Губернаторы – Хөкүмәте Рәисе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Виктор Томенко һәм Алтай Республикасы Башлыгы – Хөкүмәте Рәисе Александр Бердников катнашты. 

Бәйрәмне тантаналы ачу Сабантуй тарихына багышланган театраль тамашадан башланды.

Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә билгеләгәнчә, бүген Сабантуй Россиянең 57 төбәгендә һәм дөньяның 30 илендә бәйрәм ителә. "Илебез кхп милләтле һәм күп конфессияле, һәр халыкның үз гореф-гадәтләрен, традицияләрен һәм мәдәниятын күрсәтү мөмкинлеге бар", - диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов Алтай крае җитәкчелегенә татар халкы мәдәнияты һәм традицияләрен сакалуга керткән өлешәләре өчен рәхмәт җиткерде. Ә Алтай крае җитәкчелеге Рөстәм Миңнеханов татар халык килеме чапан бүләк иттеләр. 

Виктор Томаенко чыгышында ассызыклаганча,, мең ел дәвамында Сабантуй татар халкы кунакчыллыгын һәм юмартлыгын символлаштыра. 

Алтай крае белән  Татарстан Республикасын күптәнге яхшы мөнәсәбтәләр бәйли, диде Виктор Томенко. "Сабантуй бәйрәме Алтай краенда инде 1994 елдан бирле үткәрелә. Алга таба да әлеге яхшы традицияне дщвам итщчщкбез".

Бәйрәмдә Рөстәм Миңнеханов, Виктор Томенко һәм Александр Бердников ТР Зәй муниципаль районы оештырган татар утарын карадылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Булат Низамиев