Татарстан Президенты: Алтай крае һәм Алтай Республикасы уникаль туризм потенциалына ия

17.06.2018

Бүген Алтай краена эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алтай крае Губернаторы – Хөкүмәте Рәисе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Виктор Томенко һәм Алтай Республикасы Башлыгы – Хөкүмәте Рәисе Александр Бердников белән очрашты.   

Очрашу кысаларында төбәкләр арасында, һәр субъектның конкурент өстенлекләрен: Татарстанның куәтле сәнәгать комплексын, Алтай краеның агросәнәгать потенциалын, шулай ук Алтай краеның һәм Алтай Республикасының туризм тармагын исәпкә алып, сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне үстерү перспективалары турында сөйләштеләр.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, Алтай Республикасы уникаль туризм инфраструктурасына һәм уңайлы табигать-климат шартларына ия. Татарстаннан туристларны Тау Алтаена җәлеп итү өчен Рөстәм Миңнеханов Казан белән Тау-Алтае арасында турыдан-туры һава юллары оештыруны тәкъдим итте. Әмма моның өчен авиа бәйләнешләрне субсидияләү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. «Тау Алтаена карата безгә субсидиягә хокук алу кирәк. Транспорт логистикасы – туризм һәм бизнесны үстерүнең нигезе», - дип саный ТР Президенты. 

Татарстан Алтай крае белән хезмәттәшлек итәргә тели, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләп үткәнчә, төбәк үзенең эре агросәнәгать комплексы һәм машина төзелеш предприятиеләре белән билгеле. Моннан тыш, Алтай крае соңгы елларда туризм өлкәсенә инвестицион потенциалны үстерү өлешендә зур эш алып бара. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанның махсус икътисадый зоналарны үстерү тәҗрибәсе зур һәм ул Алтай крае коллегалары белән уртаклашырга әзер. 

Виктор Томенко билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасын һәм Алтай краен тыгыз һәм күптәнге багланышлар бәйли.   

Александр Бердников үз чиратында хәбәр иткәнчә, бүген Алтай Республикасы савыктыру туризмын һәм кояш генерациясен үстерүгә аерым игътибар бирә. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, элегрәк Казан белән Тау Алтае арасында авиарейслар булган һәм Алтай Республикасы аларны торгызырга тели.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.