Рөстәм Миңнеханов Иннополиста «Шнейдер Электрик Инновацияләр Үзәген» ачуда катнашты

16.06.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов R&D «Шнейдер Электрик Инновацияләр» үзәген ачу тантанасында катнашты.  

Үзәк «Иннополис» махсус икътисадый зонасында ачылды.

Чарада «Шнейдер Электрик» баш башкарма директоры урынбасары, идарәсе әгъзасы Эммануэль Бабо да катнашты.

Эммануэль Бабо хәбәр иткәнчә, яңа үзәктән җитди үсеш, шулай ук  Татарстан белән уртак проектларда югары уңышларга ирешүне көтә.    

«Иннополис» МИЗда «Шнейдер Электрик Инновацияләр Үзәген» өлкән вице-президент, Россиядә БДБдә президенты Йохан Вандерплаетс тәкъдимр итте. Аерым алганда, ул билгеләп үткәнчә, «Шнейдер Электрик» Россия базарында күптән эшли һәм сәнәгатьтә күп проектларны гамәлгә ашыруда катнаша. Йохан Вандерплаетс сүзләренчә, алар Иннополисны сайлаган, чөнки монда югары квалификацияле инженерлар эшли, монда яшәү уңайлы.  

Чарада катнашучылар һәм кунаклар «Шнейдер Электрик Инновацияләр Үзәге» ҖЧҖ административ офисын карап чыктылар. Аннары Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Шнейдер Электрик» вәкилләре журналистлар сорауларына җавап бирделәр.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, билгеләп үткәнчә, «Шнейдер Электрик» компаниясе продукциясе һәм технологияләре республиканың күп сәнәгать компанияләрендә бар. «Шнейдер Электрик» белән хезмәттәшлекне озакка һәм киләчәккә карап оештырырга телибез. Аның сүзләренчә, хезмәттәшлекнең төп элементы –  импортны алмаштыру. «Сәнәгать системаларын автоматлаштыру, монда һәм Россиядә эшләсен өчен программа продуктлары булдыру, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Һичшиксез, бу программа продуктларына ихтыяҗ булачак. Бу иминлек системалары, автоматлаштыру системалары. Иннополис үзәкне ачу өчен сайлап алынган, чөнки монда бөтен кирәкле нәрсәләр бар. Монда ИТ-университет, инженерлар һәм белгечләр, инновацион мохит бар».

Чара азагында Рөстәм Миңнеханов баш башкарма директоры урынбасары, идарәсе әгъзасы Эммануэль Бабо җитәкчелегендәге «Шнейдер Электрик» ҖЧҖ делегациясе вәкилләре белән очрашты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.