Марат Әхмәтов: Татарстанда кырларда утау һәм корткычларны бетерү, яфрактан тукландыру шартлы 600 мең гектарда башкарылган

16.06.2018

Татарстан Республикасы кырларында уңышны формалашытру буенча пландагы чаралар үткәрелә. Кырларда утау һәм корткычларны бетерү, яфрактан тукландыру шартлы 600 мең гектарда башкарылган, ягъни фаразланган мәйданның 19 %. 

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. 

Киңәшмәне видеоконференция режимында бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

Утауларны эшкәртү һәм үсемлекләргә ашлама кертү уңышны формалаштыруда бик әһәмиятле,  чөнки салкынча һава торышы авырулар таралуга ярдәм итә. Вакытында эшкәртмәсәк, уңышка тәэсир итәчәк, диде ул. 

Районнар арасында бу эшне яхшы темпларда Зәй, Ютазы, Минзәлә, Сарман һәм Тәтеш районнары алып бара. 

ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Югары Ослан, Тукай, Буа, Яңа Чишмә, Чүпрәле, Менделеевск районнарына бу юнәлештә эшне көчәйтергә тәкъдим итте. "Әрәм ителгән вакыт - әрәм ителгән уңыш", - диде ул. 

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, күптән түгел федераль Авыл зуҗалыгы министрлыгы уздырган видеоконференциядә уңыш буенча фаразлар хәбәр ителде - узган елдагыдан 20-25 процентка ким булачак, шуңа яңа уңышка сатып алу бәяләренең күпкә артуы көтелә. 

"Һәр гектардан күбрәк уңыш алуга көч куярга тиеш без. уңыш формалашуны үз кулыбызга алып, узган ел югалтуларын кире кайтарырга тиешбез!, - диде Марат Әхмәтов. 

Шулай ук Марат Әхмәтов терлеккә азык әзерләүгә дә игътибар итте. Якын арадагы ун көндә күп еллык үләннәрне беренче кат җыю эшен тәмамларга кирәк. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.