Рөстәм Миңнеханов "Алдынгы технологияләр дәверендә хәзерге заман бизнес-мәктәпләре" халыкара фәнни-гамәли конференциясе ачылуда катнашты

14.06.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Алдынгы технологияләр дәверендә хәзерге заман бизнес-мәктәпләре" халыкара фәнни-гамәли конференциясе ачылуда катнашты. 

Конференцияне Казан федераль университетының Бизнес югары мәктәбе белән Россия бизнес-белем бирү ассоциациясе (РАБО) оештырды. 

КФУ ректоры Илшат Гафуров хәбәр иткәнчә, конференциядә җитмештән артык кеше катнаша, шул исәптән Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән - Польша, Бөекбритания, Көньяк Корея һәм башка илләрдән. 

Конференциянең төп максаты - Россия һәм чит ил алдынгы белгечләрен, идарә итү белем базарындагы яңа каршылыкларны исәпкә алып, бизнес өлкәсендә белем бирү тенденцияләре турында фикер алышуга җәлеп итү һәм бизнес-мәктәпләрнең мөмкинлекләрен үстерү өчен тәкъдимнәр ясау, киләчәк бизнес-мәктәбе моделен формалаштыру.

Илшат Гафуров сүзләренчә, Казан федераль университеты беренче кат мондый әһәмиятле конференция кабул итә. Ул алдынгы технологияләрне куллану һәм алга таба бизнес өлкәсендә белем бирүне үстерү актуальлеген ассызыклады. 

Татарстан Президенты үз чиратында катнашучыларны сәламләде. Ул конференция эше уңышлы булачагына ышануын белдерде. Алдынгы мәгариф үзәкләре вәкилләрен, безнең корпоратив партнерларны күрергә шатбыз, диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, әлеге тема күптән түгел Россия Федерациясе Президенты имзалаган Указда куелган өстенлекле бурычларына туры килә. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, КФУда 15 ел элек оештырылган бизнес-мәктәп бүген дәүләт хезмәткәрләрен, югары квалификацияле белгечләрне һәм идарәчеләрне әзерләүче һәм яңадан белем бирүче алдынгы мәйданчыкка әйләнде. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Казан федераль университетының Бизнес югары мәктәбе  Россия бизнес-белем бирү ассоциациясе белән уңышлы хезмәттәшлек итә, һәм бүгенге көн бурычларының берсе - хезмәттәшлеккә яңа юнәлешләр билгеләү. 

Россия бизнес-белем бирү ассоциациясе президенты Сергей Мясоедов университетларның креатив мохит, чишә алмаслык мәсьәләләне чишәргә мөмкинлек тәэмин итү мәйданчыгы булуын билгеләде. Сергей Мясоедов сүзләренчә, Россиядә 200 ләп бизнес-мәктәп бар, әмма белгечләр исәпләвенчә,  MBA бурычларына бары чиреге генә тәңгәл килә. 

КФУ Бизнес югары мәктәбе турында аның директоры Алсу Ахметшина сөйләде. 

Бизнес белем бирү үсеше һәм Россия бизнес-мәктәпләре алдында торган бурычлар турында АМВА  (Бөекбритания) генераль директоры Эндрю Мэйн Уилсон сөйләде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.