Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов федераль структураларда берничә очрашу уздырды

13.06.2018

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль структураларда берничә очрашу һәм сөйләшүләр уздырды.  

Рөстәм Миңнеханов Россия Табигать ресурслары һәм экология министры Дмитрий  Кобылкин белән очрашты. Аннары Рөстәм Миңнеханов «Үсеш һәм тышкы икътисадый эшчәнлек банкы» (ВЭБ) дәүләт корпорациясе рәисе Игорь Шуваловы белән әңгәмәләште. Очрашулар ябык форматта узды.

Бүген тагын Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорациядә (Корпорация МСП) булды, анда ул ведомство башлыгы Александр Браверман белән очрашты.

Бүген Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Браверман төбәк дәрәҗәсендә киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. "ТНВ" Мәскәү филиалы материаллары файдаланылды.