Рөстәм Миңнеханов Дания Корольлегенең РФндәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Томас Винклер белән очрашты

12.06.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дания Корольлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Томас Винклер белән очрашты. 

Очрашу Казан Кремлендә узды. 

Томас Винклер Казанга бер көнлек эш сәсәфренә килде. 

Рөстәм Миңнеханов илчегә Татарстанга килүе өчен рәхмәт белдерде һәм бүген төбәкара дәрәҗәдә эшлекле элемтәләргә ярдәм итү аеруча әһәмиятле икәнен искәртте. 

"Бүген үзенчәлекле көн - Россия көнендә Татарстанда очрашуыбыз өчен мин шат, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Россия төбәге буларак Татарстанның һәм Даниянең хезмәттәшлеккә мөмкинлекләре зур һәм шуны гамәлгә ашыруда актив эшләргә кирәк. Безнең мөнәсәбәтләрне һәм эшлекле элемтәләрне саклау әһәмиятле, сәяси ризасызлык бизнеска тәэсир итәргә тиеш түгел". 

Ул Татарстанда Дания Корольлеге белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе ресурсларны саклау, югары технологияләр һәм җи1азлар өлкәсендә булуын искәртте. 

Татарстанның нефть химиясе өлкәсе предприятиеләре һәм республика вузлары «Хальдор Топсе» Дания компаниясе белән хезмәттәшлек итә, диде Рөстәм Миңнеханов. 

Шулай ук республикада "Алабуга" МИЗ территориясендә "Роквул" компаниясе актив эш алып бара. Анда Европадагы иң зур янмый торган материаллар җитештерү заводы эшли. Башка өлкәдә дә проектлар бар. 

Рөстәм Миңнеханов Дания Корольлеге илчелеге вәкилләрен минераль мамык субстратлары җитештерәчәк яңа производствоны ачу тантанасында катнашуга чакырды. Аның сүзләренчә, 2017 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Дания арасында тышкы сәүдә әйләнеше, узган ел белән чагыштырганда, 10 кат арткан һәм 100млн. доллар тәшкил итә. Әмма яхшырак заманда әлеге күрсәткеч югарырак иде, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Президенты фикеренчә, хезмәттәшлек өчен югары технологияләр, энергетика, машина төзү, станоклар төзү, сәламәтлек саклау, фармацевтика, агросәнәгать комплексы, инновацион җитештерү өлкәләре кызыклы. 

Дания Корольлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Томас Винклер  белдергәнчә, Татарстан белән Даниянең алга таба хезмәтәшлек өчен гаять көчле нигезе бар. Ул товар әйләнеше күләмен арттыру мөмкинлекләре барлыгын ассызыклады. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.