ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов: Сөт тармагы көн саен игътибарда булырга тиеш

09.06.2018

Бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов уңыш формалашу барышы турында хәбәр итте. 

Киңәшәмне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы кырларга минераль ашламалар кертү әһәмиятен ассызыклады. "Бөтен сигез мобиль лаборатория дә эшкә җәлеп ителгән һәм интенсив рәвештә эшли, - диде ул. - Ашлау, әлбәттә, бик кирәк. Үсемлекләр ихтыяҗына карап, ашласаң, уңыш күбрәк була". 

Аның сүзләренчә, районнар эшен мониторинглау дәвам ителәчәк. 

Шулай ук Марат Әхмәтов терлекчелек тармагы турында да хәбәр итте. Сөт сатып алу бәяләре кимү тукталды, диде ул. Республикада, өстәмә бәягә салымны исәпкә алмыйча, 18,4 сумга алалар. Ул район башлыкларын әлеге мәсьәләне игътибарда тотарга өндәде. 

Көндәлек савым күләме буенча дүрт район алдынгы урында, анда бер сыердан 20 килограммнан артык сөт савалар (Әтнә, Кукмара, Мамадыш, Саба). Ә рейтинг ахырында Югары Ослан, Минзәлә,Кама Тамагы районнары - көненә 12 килограммнан да ким савыла. Уртача республикада савым күләме - көненә 16 кг. 

"Май аенда сөт бездә узган елдагыча җитештерелде, - диде Марат Әхмәтов. - Июнҗ башында да шул ук хәл". 

Шулай да Әлмәт районында узган елдагыдан үсеш - 19 %. Узган киңәшмәдә кайбер районнар сөт савымы күләме буенча тәнкыйтьләнде. Кайбыч,Апас,Чистай һәм Буа районнарында вәзгыять үзгәрә башлады. 

"Сөт тармагы безгә көн саен акчалата керем китерә, шуңа да аңа карата игътибар көн дә булырга тиеш", - дип тәмамлады чыгышын ул. 

 

 

 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.