Рөстәм Миңнеханов ТР Рус милли-мәдәни берлеге активы белән очрашты

06.06.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Рус милли-мәдәни берлеге активы белән очрашты. 

Чара М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында Рус теле көненә һәм шагыйрь Александр Пушкин тууга 219 ел тулу уңаеннан узды. 

Чарада ТР Рус милли-мәдәни берлеге идарәсе рәисе урынбасары, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе урынбасары, Казан рус милли-мәдәни берлеге Советы рәисе Ирина Александровская, ТР Рус милли-мәдәни берлеге идарәсе рәисе, ТР Президенты каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Совет әгъзасы Василий Носов һәм башкалар катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов мондый очрашуның яхшы гадәт булуын ассызыклады. Сезнең туган телне саклау һәм үстерүдәге эшегез бик әһәмиятле, диде Рөстәм Миңнеханов. 

Василий Носов республиканың 42 муниципаль районда ТР Рус милли-мәдәни берлеге бүлекләре ачылуы турында хәбәр итте. Казанда сәүдәгәр, меценат Яков Шамовка һәм таныклы хирург Дмитрий Лихачевка мемориаль такталар куелды. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.