Рөстәм Миңнеханов: Җылыту сезонына әзерлек – системалы һәм җентекле эш таләп итә

31.05.2018

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында 2017/2018 елда ягулык-энергетика комплексы һәм торак-коммуналь хуҗалыгы эше йомгакларына һәм 2018/2019 ел җылыту сезонына әзерлек буенча бурычларга багышланган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, торак-коммуналь комплексы һәм энергетика предприятиеләренең оешкан эше нәтиҗәсендә 2017/2018 ел көзге-кышкы чорга әзерлек нигездә билгеләнгән срокларда тәмамланды.

«Дәүләт торак инспекциясе үткән җылыту сезонында 1766 объектны тикшерде, 103 физик вазыйфаи зат һәм 47 юридик зат җаваплылыкка тартылды», - диде ТР Премьер-министры.

Үткән елгы җылыту чорының үзенчәлеге – Казанда индивидуаль җылыту пунктларына (ИҖП) күчү программасын гамәлгә ашыру турында карар кабул итүдә. ИҖПна 924 күп фатирлы йорт һәм 164 социаль объект күчерелде.

Икенче масштаблы бурыч –Урыссу ГРЭСын ликвидацияләүгә бәйле рәвештә, Газлаштыру фонды тарафыннан Ютазы районының Урыссу поселогында җылылык белән тәэмин итү схемасын үзгәртү эше булды. Күп фатирлы йортларда ИҖПна – 2 мең 910 фатир, 82 шәхси йорт һәм 23 бюджет учреждениесе күчерелде.

Төп нотык белән Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 2017 елда җылыту сезоны 2017 елның 25 сентябреннән башланган һәм 2018 елның 18 маенда тәмамланган. Уртача җылыту чоры 235 көн булган.  

Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, җылыту чоры эре аварияләрдән башка узган. 2017/2018 ел җылыту сезоны вакытында 193 эре авария туктатуы булган, бу үткән елның шушы чорына карата 72гә артык.     

«2018 ел безнең өчен күчеш чоры булды. Бердәм исәпләү үзәге булдырылды, аның бурычы – халыктан җыелган акчаларның ресурсларны җибәреп торучыларга турыдан-туры күчерелүен тәэмин итү. Шулай ук 2018 елда РФ Торак кодексына үзгәрешләр кертелде, алар буенча кулланучылар белән ресурс белән тәэмин итүче оешмалар арасында турыдан-туры шартнамә төзү мөмкинлеге бирелә», - диде министр.

Тагын Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров, «Татэнерго» АҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев, «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев һәм республика  муниципалитетлары вәкилләре чыгыш ясады.

Җылыту сезонына әзерлек – бик четрекле эш, ул барлык структуралардан системалы алым таләп итә, диде Рөстәм Миңнеханов. «Кышка әзерлек – беренче номерлы мәсьәлә. Монда вак нәрсәләр юк. Бу – республика гражданнарының тормыш эшчәнлеген тәэмин итү. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, республикада күп мәсьәләләр буенча нәтиҗәле эш оештырылган. Әмма бу бер көндә генә башкарыла торган эш түгел – әлеге мәсьәләләр белән системалы рәвештә шөгыльләнергә кирәк», - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петровның республикада җылыту сезонына әзерлек чорында укыту семинарлары уздыру турындагы тәкъдимен хуплады. «Муниципаль берәмлектә көзге-кышкы чорга әзерлек буенча киңәшмә яисә сессия уздырырга кирәк. Шул чараларда Ростехнадзор белгечләре, хисап тотып кына калмыйча, булган проблемларга да басым ясарга тиеш. Бу эш файдалы булачак», - диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук торак-коммуналь хезмәт күрсәтү өчен түләүләр буенча бурычларны киметү зарурлыгын, урыннарда түләүләрне җыю эшен активлаштырырга кирәклекне билгеләп үтте.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.