Казанда Владимир Колокольцев җыелма полиция отрядының Футбол буенча FIFA 2018 чемпионаты чорында бурычларны үтәүгә әзерлеген тикшерде

29.05.2018

Бүген Россия Федерациясе Эчке эшләр министры полиция генералы Владимир Колокольцев Казанда булды. Владимир Колокольцевның эш сәфәре Футбол буенча FIFA 2018 дөнья чемпионаты матчларын уздыруны оештыручы шәһәрләрне йөреп чыгуга бәйле.

Казанда Россия ЭЭМ башлыгы һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җыелма полиция отрядының вакытлыча дислокация пункты бинасын карап чыктылар, анда командировкага җибәрелгән хезмәткәрләр урнашачак.

Полицейскийлар бер һәм ике урынлы уңайлыклары булган бүлмәләрдә яшәячәкләр, спорт белән шөгыльләнү урыннары да бар, психоэмоциональ йөкләнештән арыну кабинеты да оештырылган.

FIFA 2018 турнирының алты матчы узачак «Казан-Арена» стадионында Владимир Колокольцев һәм Рөстәм Миңнеханов операцион үзәк эше белән таныштылар.

Россия Федерациясе Эчке эшләр министры шулай ук Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ министры катнашында эшче киңәшмә дә уздырды.  


РФ ЭЭМ материаллары кулланылды