Рөстәм Миңнеханов Лаеш районында технопарк – «Иннополис» МИЗның икенче мәйданчыгын ачуда катнашты

29.05.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш мунициципаль районы территориясендә технопарк («Иннополис» МИЗның икенче мәйданчыгын) ачу тантанасында катнашты. 

Технопарк хуҗасы – «Иннополис» махсус икътисадый зонасы резиденты – «ICL Техно» ҖЧҖ.

Тантанада чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, республикада «Иннополис» техник гамәлгә кертү тибындагы махсус икътисадый зонаның ике мәйданчыгы бар – Лаеш һәм Югары Ослан районнарында.

«Бу проект үсү бик әйбәт, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Иң мөһиме, төп резидент – «ICL-КПО ВС» компаниясе проектка инвестицияләр кертә. Хакимият исә үз ягыннан инфраструктура булдыруда ярдәм күрсәтә. Монда яңа эш урыннары барлыкка килә, квалификацияле кадрлар – яшьләр тормышта үз урыннарын таба алачак. Социаль мәсьәләләр дә хәл ителә. Без бүген бу территориянең киләчәк үсеше турында фикер алышабыз. Бүгенгә башкарылганнар уңай бәяләнә, без «ICL-КПО ВС» төркеме мондый мөмкинлеләргә ирешү белән горурланабыз».

Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев билгеләп үткәнчә, бүген – район өчен мөһим көн. Аның сүзләренчә, яңа технопарк ачу – Лаеш мунициципаль районы өчен яңа мөмкинлекләр ул.   

«ICL-КПО ВС» генераль директоры Виктор Дьячков Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка проектка күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде.  

Искәртәбез, 12,4 мең кв. метр мәйданлы 8 катлы технопарк 2018 елның гыйнварында эксплуатациягә тапшырылган иде. Технопарк 1260 кешегә исәпләнгән.

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар технопарк бинасын карап чыктылар, белгечләр белән аралаштылар. Шулай ук технопарк проекты тәкъдир ителде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.