ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта журналистларга Петербург халыкара икътисади форумы нәтиҗәләре турында сөйләделәр

29.05.2018

Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында 2,3 триллион сумга 550 инвестиция килешүе төзелгән.

Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов хәбәр итте.

Брифингның төп темасы –  Петербург халыкара икътисади форумы - 2018 нәтиҗәләре Татарстан икътисады өчен.

Брифинг гадәттәгечә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Спикерлар арасында – ТР Премер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев.

Альберт Кәримов “Түбәнкаманефтехим” ГАҖ  белән немец банклары консорциумы арасында төзелгән озак сроклы кредит килешүен, “КАМАЗ” ГАҖнең зур йөк машиналары яңа модель рәтен сату буенча махсус инвестиция килешүен, Үзбәкстан, Молдова һәм Санкт-Петербург белән хезмәттәшлек итү турында килешүләрне чараның мөһим нәтиҗәләре, дип атады.

Форум кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе 40 рәсми очрашуда катнашкан. Татарстан делегациясе әгъзалары Россия төбәкләренең дәүләт хакимияте органнары һәм чит илләрнең вәкилләре, чит ил һәм Россия компанияләре җитәкчеләре белән очрашкан.

 


“Татар-Информ” МА материаллары буенча.