Татарстан Республикасында чәчүлекләрнең 98 % эшләр тәмамланган. Гомумән 1735 мең гектарда, авыл хуҗалыгы оешмаларының сыйфатлы хезмәте нәтиҗәсендә, эшләр тәмамланган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Гадәттәгечә киңәшмәне бөтен муниципаль районнар видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарад шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Марат Әхмәтов сүзләренчә, калган 40 мең гектар җирдә 15 мең гектары кукуруза, 14 мең гектары кара бодай, 2 мең гектары бер еллык үләннәр булачак. Шулай ук 1 мең гектарда бәрәңге һәм 300 гектарда яшелчә утырттылачак.
"Алдагы чорда туфрак үешлеген сакларга кирәк, - диде министр. - Бу гадәти авыл хуҗалыгы алымына аеруча игътибар итәргә өндим".
Киләсе атнадан кайбер хуҗалыклар терлеккә күп еллык үләннәрне әзерләү эшен башлый, дип искәртте Марат Әхмәтов, аларның республикада мәйданы - 500 мең гектардан артык.
"Быел төп эш 700 заманча терлек азыгы әзерләүче комбайннарга һәм 430 чапкыч машинага йөкләнә. Шуңа күрә һәр машинаның техник әзерлеге әһәмиятле", - диде Марат Әхмәтов.
28 мвйдан 1 июньгә кадәр терлек азыгы әзерләүче техниканы тикшерү комиссиясе оештырыла, диде ул. Районнар әзерлеге турында киләсе киңәшмәдә хәбәр ителәчәк.