Татарстанда 2018 елның 25 май көненә 1 млн. 73,8 мең кв. метр сафка кертелгән

26.05.2018

Татарстан Республикасында 2018 елның 25 май көненә 1 млн. 73,8 мең кв. метр сафка кертелгән, бу планның 44,7 % тәшкил итә, ягъни узганелга караганда 119 %. Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. 

Гадәттәгечә киңәшмәне бөтен муниципаль районнар видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарад шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

ТР төзелеш министры хәбәр иткәнчә, республикада социаль ипотека программасы буенча 142,3 мең кв. метрлы 2 мең 615 фатирлы 81 йорт сафка кертелгән. 

Республикада төзелештә хезмәтне саклау өлкәсендә тикшерүләр дәвам ителә. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2018 ел башыннан 526 тикшерү уздырылган. 

Шуннан Ирек Фәйзуллин 2018 елда инвестицион программа объектларын төзү турында хәбәр итте. Төзелүче 199 объекттан әзерлеге югары дәрәҗәдә - 102 объект, уртача дәрәҗәдә - 65 объект, төзелеш эшләре 32 объектта башланган гына.

Арендалы торак төзү программасы буенча 2018 елда 28,7 мең кв. метрлы 545 фатирлы 182 торак йортны сафка кертү планлаштырыла. Бу шул исәптән Иннополистагы 16,9 мең кв. метрлык 365 фатирлы 3 күп фатирлы йорт. Моннан тыш Татарстан Республикасының 12 муниципаль районында 179 шәхси йорт төзеләчәк.

Дүрт муниципаль районда 61 йорт инде сафка кертелгән (Әлки, Апас, Саба, Минзәлә районнары).

Ятим һәм ата-ана карамагыннан башка калган балаларны торак белән тәэмин итү программасы буенча 2018 елда 297 баланы тораклы итү планлаштырыла. 

Рөстәм Миңнеханов яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә игътибар итте. 

Авыл клубларын төзү эшләре 2018 елның 25 май көненә планлаштырылган 28 объектның 27сендә башланган.

Шулай ук республикада ветеринария берлекләрен һәм авыл хуҗалыгы идарәләрен капиталь ремонтлау эше дәвам ителә. Төзелүче фельдшер-акушерлык пунктларының 6 объектныда да эшләр алып барыла. 

Медицина ярдщме һәм хастаханәләрне капиталь ремонтлау эше дә планлаштырылган җиде объектта да бара. 

Рөстәм Миңнеханов төзелештә кулланыла торган материаллар һәм эшләр сыйфатына игътибар итәргә өндәде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина