Алексей Песошин эшкуарларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

25.05.2018

Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Россия эшкуарлык көне уңаеннан узган бәйрәм чарасында катнашты.

Бу тантана Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында (Казан) узды.

Алексей Песошин чарада катнашучылар алдында ясаган чыгышында Сәүдә-сәнәгать палатасын булдыру тарихын искә алды.

“Эшлекле даирәләргә ярдәм итү, Сәүдә-сәнәгать палатасы булдыру турында Татарстан Президенты тарафыннан 1992 елда  указ имзаланды. Аның 25 ел дәвамында эшләвендә бизнеска ярдәм итү, бәхәсле моментларны хәл итү, хокукый-норматив актларны эшләү буенча һөнәри инфраструктура булдырылган”, - дип билгеләде ул.

ТР Премьер-министры шулай ук хәбәр иткәнчә, 2017 елда Татарстанда кече һәм урта бизнеска ярдәм итү өчен 1 млрд 250 млн сум акча кертелгән, аның 250 млн сумы – федераль бюджеттан.

Алексей Песошин бүгенге көндә төбәк территориясендә 4 өстенлекле социаль-икътисадый үсеш территориясе (ТОСЭР) бар –Чаллы, Түбән Кама, Чистай һәм Яшел Үзәндә, дип искә төшерде.

“Бездә 65 сәнәгать паркы, муниципаль мәйданчыклар, бизнес-инкубаторлар бар. Аңлашыла, алар беркайчан да җитәрлек булмаячак. Безгә тулай продуктта кече һәм урта бизнес өлеше хәзерге 25 проценттан 40 процентка кадәр артсын өчен бергәләп эшләргә кирәк”, - диде ул.

Моннан тыш, Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасында узган бәйрәм чарасында Татарстан Конституцион суды белән Сәүдә-сәнәгать палатасы арасында үзара элемтә һәм бушлай юридик ярдәм күрсәтү турында килешү имзаланды. Документны Татарстан Конституцион суды рәисе Фәрхәт Хөснетдинов һәм Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев имзалады.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина. ММЧ материаллары файдаланылды.