РФ вице0премьеры Татьяна Голикова Инновацион регионнар агентлыгы әгъзалары булган регионнар җитәкчеләре белән очрашты

25.05.2018

Бүген Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова Инновацион регионнар агентлыгы әгъзалары булган регионнар җитәкчеләре белән очрашты. Очрашуда Россия Инновацион регионнары ассоциациясе Советы рәисе - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Очрашуда РИРА эшчәнлеге мәсьәләләре турында сүз барды, шул исәптән инновацион регионнарныд алга таба үсеше, икътисад нәтиҗәлеген арттыру һәм халыкка уңайлы мохит булдыру турында сөйләштеләр. 

Шулай ук очрашуда катнашучылар Россия Президентының 2018 елның 7 маеннан "2024 елга кадәр илкүләм максталар һәм Россия Федерациясе үсешенең стратегик мәсьәләләре" Указын башкару турында сөйләштеләр. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Булат Низамиев