Татарстан Президенты: Без "Алабуга" партнерларына безнең махсус икътисадый зонага һәм республикабызга ышанулары өчен рәхмәтле

25.05.2018

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисадый форумында "Алабуга" МИЗ оештырган эшлекле ашта белдерде. 

Чарада чит ил һәм Россиянең эре сәнәгать компанияләре җитәкчелеге, шул исәптән МИЗ резидентлары вәкилләре, финанс оешмалар, үсеш институтлары вәкилләре катнашты. 

Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов "Алабуга" МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәклиевка чараны оештыруы өчен рәхмәт әйтте. "Һәм, әлбәттә, без  "Алабуга" партнерларына безнең махсус икътисадый зонага һәм республикабызга ышанулары өчен рәхмәтле", - диде Татарстан Президенты. 

Ул билгеләгәнчә, бүгенге көндә "Алабуга" МИЗ  - Россиядәге иң эре махсус икътисадый зона, 2017 елдагы табышы 60 млрд. сум тәшкил итте. "Ләкин безнең бурыч - табышны 100 миллардка җиткерү һәм үсүне дәвам итү", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

"Бүген мәйданчыкка инде 114 млрд. сум хосусый инвестицияләр кертелгән, компанияләр әлеге мәйданчыкка ышана", - диде ул. 

"Алабуга"да сәнәгать, инженер, таможня, транспорт инфраструктурасы бар, резидентларга дәүләт ярдәме чаралары тәэмин ителә. "Бу яңа алым, бөтенесе дә төзелешкә сәләтле түгел, бу бизнес өчен яхшы ярдәм", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Махсус икътисадый зонада социаль инфраструктура да бар: коттедж поселкы, арендага тораклар, халыкара мәктәп. "Безнең инвесторлар гаиләләре өчен кайгырмыйча, Алабугада уңайлы шартларда яши алалар", - диде ул кунакларга. 

Шулай ук ТР Президенты "Алабуга"да корпортаив унивесритет проекты турында да хәбәр титте. "Дүшәмбе без университетны тәмамлучы студентлар белән очраштык, бу чыннан да квалификацияле кадрлар, алар резидент-компанияләр җитәкчеләреннән гамәли белем алалар". 

Ахырда Рөстәм Миңнеханов "Алабуга" тәҗирбәсен Россиянең башка төбәкләрендә дә кулланып булуын ассызыклады. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. "Алабуга" МИЗ матбугат хезмәте материаллары кулланылды