Рөстәм Миңнеханов Рустам Минниханов Yokogawa, Rockwool һәм Saint-Gobain компанияләре вәкилләре белән очрашты

24.05.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Yokogawa Electric Corporation президенты һәм баш башкарма директоры Такаши Нишиджима әфәнде белән очрашты. Очрашу Петербург халыкара икътисадый форум кысаларында узды.

Очрашуда катнашучылар Татарстан белән Yokogawa компаниясе арасында нефть-газ химиясе һәм энергетика, шулай ук киләчәктә Yokogawa белән Татарстан югары уку йортлары арасындагы эшне оештыру өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Rockwool International (Дания) компаниясе президенты Йенс Биргерссон белән очрашты. Татарстан Президентына  «Алабуга» МИЗ территориясендә үсемлекләр өчен субстратлар чыгару буенча яңа предприятие төзелешенең барышы турында сөйләделәр. Монда эш 2017 елда башланган. Йенс Биргерссон белдергәнчә, проект ахырына якынлашып килә, һәм ул Рөстәм Миңнехановка заводның беренче линиясен ачу тантанасына чакыру тапшырды.   

Аннары Татарстан Республикасы Президенты Saint-Gobain (Франция) компаниясенең Россиядәге вәкиллегенең генераль директоры Эрван Дюпуи белән очрашты.

Бүген Saint-Gobain компаниясе «Шишеджам» Төркия компаниясе белән бергәләп «Алабуга» МИЗда төзелеш пыяласы, көзгеләр һәм тузансыман өслекле пыялалар җитештерү проектын гамәлгә ашыра («Тракья Гласс Рус» заводы).  

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов 2022 елда Катарда Футбол буенча дөнья чемпионатын уздыру һәм кабул итеп алу буенча югары комитеты генераль секретаре Хәсән Әл Тауади белән очрашты. Хәсән Әл Тауади билгеләп үткәнчә, Катар Татарстанның эре халыкара спорт чараларын уздыру өлешендәге тәҗрибәсен өйрәнергә тели, шул исәптән киләчәк «мундиаль» матчларын оештыру буенча. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан хезмәттәшлеккә һәм тәҗрибә алмашуга әзер, ул шулай ук Катар вәкилләрен Футбол буенча дөнья чемпионаты чорында Казанга чакырды. 

Соңрак Татарстан Республикасы Президенты барында Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән «Агроторг» ҖЧҖ арасында инновацион өлкәдә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм «Агроторг» баш финанс директоры Светлана Демяшкевич кул куйды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.