Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада Химик көнен бәйрәм итүдә катнашты

23.05.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада тармак хезмәткәрләрен Химик көне белән котлады.

Чара гадәттәгечә Түбән Камада узды. 

Башта Рөстәм Миңнеханов һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин Татарстан Республикасында нефть химиясе предприятиеләре күргәзмәсен карады. 

Тантанадагы чыгышында Рөстәм Миңнеханов химия тармагы ветераннарын, атказанган химикларны, нефть химиясе сәнәгате предприятиеләренең меңләгән хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Монды күңелле бәйрәмне оештыручыларга рәхмәтен белдерде. 

Безнең ветераннар заманында биредә гамәлгә ашырган гаять зур проектлар илебездә генә түгел, ә дөнья базарында да конкурентлыкка сәләтле булып калырга мөмкинлек бирә, дип ассызыклады Татарстан Президенты. 

Алга таба да безнең планнар гаять зур, диде Рөстәм Миңнеханов, республика өчен әле дә, якын киләчәктә дә химия һәм нефть химиясе үсеш нигезе булып тора. 

"Без сезгә хезмәтегез, республика үсешенә, гомумән илебез үсешенә керткән өлешегез өчен рәхмәтле, - диде Татарстан Президенты. - Алга таба да уңышлар сезгә!"

Шуннан республика һәм Россия артистлары, бию һәм җыр коллективлары катнашында концерт башланды.

Бәйрәм кичкә кадәр дәвам итәчәк.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.