Рөстәм Миңнеханов «Синтез» ватерполистларын «Адмирал Феодор Ушаков Кубогы»на Россия Суперкубогында җиңүләре белән котлады

23.05.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Синтез» ватерполистларын 2017/2018 сезонының су полосы буенча «Адмирал Феодор Ушаков Кубогы»на Россия Суперкубогында җиңүләре белән котлады.

Спортчыларны хөрмәтләү Казан Кремлендә узды.

«Синтез» ватерполистларын «Адмирал Феодор Ушаков Кубогы»на Россия Суперкубогында җиңүләре белән чын күңелдән котлыйм, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу – озак көтелгән җиңү. Сез җитди көндәшегез белән уенда җиңү яуладыгыз. Әлбәттә, бу нәтиҗә – барлык команданың, уенчыларның, тренерлар составының һәм «Синтез» клубы җитәкчелегенең һәм администрациясенең, су полосы федерациянең максатка омтылучан эш йомгагы. Команда спонсорлары – «ТАИФ» компанияләр төркеменең һәм «Казаньоргсинтез»ның җиңүгә керткән зур өлешен аерым билгеләп үтәсем килә. Алар сезнең белән бергә җиңүгә омтылалар. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук команда җанатарларына, уенчыларның гаиләләренә һәм дусларына рәхмәт белдерде – барысы да «Синтез»га көч биреп торды. Бөтен республика сезнең җиңүгә ышанды, диде Рөстәм Миңнеханов. 

«Безнең яшь ватерполистларыбызның үрнәк алырлык мисаллары бар, - диде Татарстан Республикасы Президенты. – Бүген республикада су полосы белән шөгыльләнү өчен менә дигән шартлар тудырылган. 108 стандарт йөзү бассейны эшләп килә, алар бар да 50 метрлы һәм иң югары стандартларга туры килә, шул исәптән ярышлар уздыру өчен дә».

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, республикада тагын шундый 8 яңа бассейн ачылачак.

«Җиңүләргә омтылыгыз! – диде Татарстан Республикасы Президенты, ватерполистларга мөрәҗәгать итеп. – Ышанам, сез киләчәктә дә яңа уңышларыгыз һәм казанышларыгыз белән безне сөендерерсез. Сезнең барыгызга да сәламәтлек, уңышлар».

Рөстәм Миңнеханов спортчыларга һәм тренерларга Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре – мактаулы исемнәр һәм Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләрен тапшырды.    

Азакта бергәләп фотога төштеләр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.