Рөстәм Миңнеханов ТР Инвестицион совет президиумы утырышын уздырды

22.05.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Инвестицион совет президиумы утырышын уздырды.

Утырыш ТР Хөкүмәте Йортында үтте. Чара катнашучылар тәкъдим ителгән инвестицион проектлар белән танышты, шул исәптән дәүләт-хосусый партнерлык нигезендәгеләр белән дә. 

Башта «КамЭнергоМаш» ҖЧҖ («КЭР-Холдинг» компанияләр төркеме) ГТ-400 газ турбиналары һәм энергетика, газ химиясе, нефть химиясе җиһазлары өчен запас частьлар җитештерү проекты тәкъдим итте.

Гамәлгә ашыру мәйданы буларак Түбән Кама карала. Төзелеш өчен 29 мең кв. метр мәйдан кирәк. Проектның төп максаты - Россиядә җитештерелгән энергетика җиһазлары өлешен аррттыру. Проект куәте Россия базарынынң 10 процентын тәшкил итер дип көтелә. Компания вәкилләре хәбәр иткәнчә, турбиналар куәте 4 МВт булачак. 2027 елга елына 15 турбинага кадәр җитештерү көтелә. 

ТР Инвестицион советы президиумы проектны раслады. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, зур күләмле булачак. 

Икенче проект - микросүсләрдән тукымалар җитештерү. "Түбән Кама" сәнәгать паркы территориясендә «Микроволокно» фабрикасын төзү тәкъдим ителә. Ул Россиядә беренче микрофибрадан синтетик җеп җитештерүче фабрика булачак. Бикомпонентлы җеп полимерлардан һәм полиамидтан җитештереләчәк. Проект расланды. РӨстәм Миңнеханов республикада булган чималны куллану кирәклеген искәртте. 

Киләсе проект төзекләндерү өлкәсенә карый - елына 1,2 кв. метрлык куәтле тротуар плиткалары производствосы. Проектны «Выбор-С» ҖЧҖ тәкъдим итте. Проектны Чаллы алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә 4,5 гектарда гамәлгә ашыру карала. Инвестицион совет бу проектны да раслады. 

«Энерго РС» компанияләр төркеме шиналар үткәргече производствосы проектын тәкъдим итте. Әлеге продукциягә базарда ихтыяҗ зур. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, проектка ярдәм итәргә кирәк. Ул компаниягә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттаны утырышында проектны презентацияләргә тәкъдим итте. 

Шуннан Инвестицион совет дәүләт-хосусый партнерлык нигезендә гамәлгә ашырылырга мөмкин булган ике проектны карады. Чаллыда спорт комплексын төзү һәм республикада шәһәр термнарын (спорт-сәламәтләндерү, күңел ачу) төзү проектлары. 

Шулай итеп утырышта каралган бөтен алты проект та расланды. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.