Рөстәм Миңнеханов: «Алабуга» МИЗ Корпоратив университеты бик кирәкле белемнәр һәм күнекмәләр бирә

21.05.2018

«Алабуга» махсус икътисадый зонасының Корпоратив университеты үзен уңышлы проект буларак тәкъдим итте, ул студентларга бик кирәкле белемнәр һәм күнекмәләр бирә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 4 нче агымда югары уку йортын тәмамлаучылар белән очрашуда хәбәр итте. Очрашуда шул университетны тәмамлап, МИЗда эшләүчеләр дә катнашты.   

«Алабуга» МИЗ Корпоратив университеты – Россия өчен өч айлык интенсив укытуның уникаль программасы, монда студентлар махсус икътисадый зонада эшләүче халыкара топ-менеджерлардан белем алалар. Предприятиеләр җитәкчеләре, төп бүлекчәләрнең инженерлары һәм  менеджерлары «Алабуга» МИЗда булдырылган предприятиеләр мисалында сәнәгать объектларына идарәнең практик курсын уздыралар.

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов Корпоратив университетта тупланган тәҗрибәнең мөһимлеген билгеләп үтте. «Катнашучыларны бик җитди сайлап алалар, яңа талантлы хезмәткәрләрен җәлеп итүнең әйбәт нәтиҗәләре дә бар, - диде ТР Президенты. – Сез остазларыгыз белән аралашканда алган белемнәр һәм күнекмәләр бик кирәкле».

"Алабуга" СҖТ МИЗ" ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев барлык студентларның да бер проект өстендә эшләвен әйтеп узды, ул да булса –Россиянең кече шәһәрләре су каналларын яңарту программасын эшләү. 

Беренче чыгарылышны тәмамлаган, хәзерге вакытта «Алабуга» МИЗ генераль директоры урныбасары булып эшләүче Тимур Минһаҗев МИЗны федераль индустриаль парклар исемлегенә кертү эше йомгаклары турында сөйләде. 

«Минемчә, команда җыю мөһим, - дип белдерде очрашу азагында Татарстан Республикасы Президенты. – Һәм “Алабуга” Россиядә һәм аннан читтә дә проектларга идарә итәрлек команда җыя».

«Үз сәләтләрегезне идарәче компанияләр булдыруга юнәлтегез – бу бүген базарга кирәк нәрсә, – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов МИЗ җитәкчелегенә. – Сәнәгать мәйданнарына, индустриаль паркларга, махсус икътисадый зоналарга идарә итү, резидентларны җәлеп итү, федераль финанслау – бу хәзер бик кирәк. Шуңа басым ясарга кирәк».


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Алабуга" МИЗ матбугат хезмәте материаллары кулланылды.