Рөстәм Миңнеханов Казан Марафоны-2018дә катнашты

20.05.2018

Бүген Татарстан башкаласында Меңьеллык мәйданында Татарстан спорт календаренең йөгерү буенча эре старты – Казан Марафоны-2018 старт алды. Массакүләм йөгерүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Матч-ТВ» спорт телеканалы генераль продюссеры Тина Канделаки, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм башкалар катнашты. 

30 еллык тарихы булган турнир өч ел элек яңа импульс алды һәм хәзер яңа форматта татарстанлыларны гына түгел, төрле илләрдән килгән спортчыларны да җәлеп итә. 

Тантананы ачуда чыгыш ясап, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Марафонында катнашучыларны сәламләде. «Монда җыелуыгызга рәхмәт. Бүген без бергә йөгерәчәкбез. Һәркем үзенең көченә карап, аерым дистанциядә катнашачак. Быел бу йөгерүдә 10 мең кеше катнашачак. Киләсе елга 30 меңгә җиткерергә кирәк», - диде ТР Президенты. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов җиңел атлетика буенча күп мәртәбәләр чемпион һәм ветераннар арасында чаңгы узышлары буенча чемпион, Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәт Сираҗиевка Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды». 

Заявка кертемнәреннән җыелган барлык акчалар Казан шәһәрендәге Татарстан Республикасы Балалар клиник республика сырхауханәсе каршындыгы «Роналд Макдоналд йорты» түләүсез гаилә кунакханәсенә ярдәмгә китә.   

Аннары Рөстәм Миңнеханов марафонда катнашучылар белән бергә 3 километрлык дистанциягә йөгерде. 

Быел Казан Марафонында катнашу өчен 28 илдән 10 мең кеше заявка биргән: Россия, Әзәрбәйҗан, Бельгия, Беларусь, Германия, Испания, Франция, Израиль, Төркия, АКШ, Бөекбритания, Һиндстан һәм башка илләрдән.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.