Кытайда Татарстан-Фуцзянь эшлекле форумы узды

18.05.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Кытай Халык Республикасына эш сәфәре кысаларында Сямынь шәһәрендә «Татарстан-Фуцзянь» эшлекле форумы узды.

Форум ачылыр алдыннан Татарстан Республикасының туризм һәм инвестицион потенциалы турында видеоролик күрсәтелде. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, Сямынь шәһәре һәм Фуцзянь провинциясе Кытай төбәкләренең иң алга киткәннәреннән санала. Ул шулай ук форумда катнашучыларга – Татарстан белән кызыксынулары өчен һәм Фуцзянь провинциясе һәм Сямынь шәһәре җитәкчелегенә кунакчыллыклары рәхмәт белдерде. «Без Фуцзянь провинциясе эшлекле даирәләре белән икътисадның төрле тармакларында хезмәттәшлекне үстерүгә шат булачакбыз һәм конструктив хезмәттәшлеккә өмет итәбез. Татарстан белән Фуцзянь провинциясе хезмәттәшлеге өчен зур потенциал бар. Бүген Татарстанның төбәкара дәрәҗәдә Кытай провинцияләре белән хезмәттәшлек турында 4 килешүе бар һәм хәзер тагын 4 килешү турында сөйләшүләр алып барыла, шул исәптән сезнең провинция белән дә. Сезне республикабызга чакырам», - диде Татарстан Республикасы Президенты. 

Сямыньның икътисадый хәле турында вице-мэры Мэн Чян билгеләп үткәнчә, безнең төбәкләр күбесенчә охшаш һәм ул Татарстан делегациясен быел көз узачак еллык халыкара ярминкәгә чакырды.

Татарстан Республикасының инвестицион һәм сәнәгать потенциалын җентекләп Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов тәкъдир итте.        

Тәкъдир итүдән соң Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары Кытай компанияләре вәкилләре сорауларына җавап бирделәр. Үз чиратында  Татарстан вәкилләрен Сямынь МИЗ эш тәҗрибәсе кызыксындырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте