Рөстәм Миңнеханов «Кол Гали» кунакханә комплексы төзелешенең барышы белән танышты

16.05.2018

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Болгар шһәрендә булды, анда ул «Кол Гали» кунакханә комплексы төзелешенең барышы белән танышты.

Объектны карап чыгуда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Яңарыш» республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, «ТР «ГИСУ» ДКУ директоры Марат Айзатуллин, Спас муниципаль районы башлыгы Камиль Ногаев, республиканың кайбер министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.   

Объектны 2015 елның язында Идел елгасы ярындагы Болгар шәһәрлегенең тарихи валыннан читтә төзи башлаганнар иде. Анда барлыгы 151 номер булачак. Комплекста СПА-салон, термаль зона, бассейннар, шулай ук 220 урынлык җир асты парковкасы каралган. Әлеге проектның үзенчәлеге – тарихи мунчаны торгызуда (14 гасырдагы Ак Пулат аналогы). 

Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев төп фойены, мунча комплексын карап чыктылар, номерлар фонды белән таныштылар. Шулай ук Татарстан Республикасы Президентына кунакханә комплексының яр буе линиясен үстерү проектын да күрсәттеләр.    

Объектның тулаем әзерлеге – 90%тан артык. Бүген бинада эчке эшләр дәвам итә. Шулай ук аның тирәсендәге территория төзекләндерелә: җәяүлеләр өчен йөрү зонасы, велосипед юлы, балалар өчен ачык мәйданчык, теннис кортлары, минифутбол һәм баскетбол уйнау өчен универсаль спорт мәйданчыгы, ял итү өчен беседкалары булган буа.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.