Рөстәм Миңнеханов Саратовта РФ Имнилек Советы Секретаре һәм РФ Президентының ИФОдагы Тулы вәкаләтле вәкиле уздырган киңәшмәдә катнашты

15.05.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Саратовта эш сәфәрендә булды. Анда ул  Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаре һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиленең уртак күчмә утырышында катнашты. 

Уртак киңәшмәне Саратовта Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич уздырдылар. 

Чара кысаларында ИФО төбәкләре башлыклары, федераль министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре укучы яшьләр арасында деструктив карашлар һәм агымнар таралуын кисәтү, наркотиклар һәм психотроп матдәләр, алар перкурсорлары округ территориясендә таралуны кисәтү турында сөйләштеләр. 

"Округта тиешле региональ норматив база формалаштырылды, экстремизм һәм терроризм күренешләрен кисәтү механизмы булдырылды һәм эшләп килә, балигъ булмаганнарның деструктив тотышларын профилактикалау өлкәсендә иҗтимагый оешмаларны үстерү һәм координация эше алып барыла", - дип хәбәр итте Михаил Бабич. Шулай да яшьләр арасында тискәре карашлар туплануы мөмкин һәм бу протестлар барлыкка килүгә этәргеч була ала. Михаил Бабич сүзләренчә, яшүсмерләр төрле деструктив манипуляторлар тәэсиренә бирелә ала. 

Җитди проблема, РФ Президентының ИФОдагы Тулы вәкаләтле вәкил сүзләренчә, Интернет челтәрендә көч куллануны, кеше үтерүне һәм үз-үзеңә кул салуны пропагандалаучы төркемнәр. Шулай ук экраннарда көч куллануны күрсәтү дә яшүсмерләрнең үз-үзләрен тотышларына тәэсир итә. 

РФ Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев чыгышында яшьләрне гражданлык-патриотик һәм әхлакый рухта тәрбияләүгә игътибар итте. РФ Дәүләт яшьләр сәясәте нигезләрен гамәлгә ашыру кысаларында 20205 елга кадәр округта 40 региональ программа гамәлдә, ИФОның 120ләп иҗтимагый оешмаларын җәлеп итеп, комплекслы оператив-профилактикалау чаралары үткәрелә, хәрби-патриотик тәрбияләү үзәкләре оештырыла. 

Бөтен әйтелгәнне исәпкә алып, Михаил Бабич бу өлкәдә махсус дәүләт программасын кабул итү кирәклеген ассызыклады. 


Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле рәсми саты материаллары буенча