Футбол буенча дөнья чемпионаты-2018 кысаларында Татарстанга 200 мең турист киләчәк

15.05.2018

Футбол буенча дөнья чемпионаты-2018 кунаклары  өчен туристик маршрутлар турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында  узган брифингта сөйләделәр.

Брифинг республиканың барлык  муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Казанда быел җәй тарихи мохитне торгызу буенча “Том Сойер Фест” фестивале үткәреләчәк. Футбол буенча дөнья чемпионатына килүче кунаклар, фестиваль кысаларында, берничә объектка барып, тарихи биналарны торгызуга үзләреннән өлеш кертә алачак. Бу хакта бүген брифингта Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова хәбәр итте.

Ул фестивальнең илнең утыз шәһәрендә үткәрелүен, аның июнь башында башланып, кичке сәгатьләрдә узачагын әйтте. “Күпләр үз куллары белән нидер эшләргә ярата, биредә тарихи биналарны торгызуда катнашып булачак. Мондый объектларда эшләп карарга танылган шәхесләр дә килгәли. Без кунакларны объектларда көтеп калабыз. Килгән һәр кешегә шөгыль табачакбыз. Ишегалдында футбол уйнау да тәкъдим ителәчәк, күңелле булачак”, - дип белдерде Балтусова.

Президент ярдәмчесе берничә туристик маршрут әзерләнгәнен әйтте. “Якын арада көтелә торган проект – ТР Милли музее тарафыннан оештырыла торган “День и ночь в музее”. Бу вакыйга 19-20 майда узачак.

8-12 июньдә Милли музей, республиканың Мәдәният министрлыгы белән берлектә, “ФИФАны каршылап, музей регатасы”на чакыра”, - диде ул. Регата Казанда башланып, Зөя һәм Болгар аша узачак. Регатаны Идел акваториясендә яхталар парады төгәлләячәк. Олеся Балтусова моның матур чара булачагына ышандырды.

Ул, шулай ук, чемпионат көннәрендә музейлар, урамнар, парк- скверлар буенча экскурсияләр, музейларда мастер-класслар, халык уеннары үткәреләчәген белдерде. “Милли музейның барлык филиаллары җәй буе ялларсыз, сәгать 9-18 да эшләячәк. Чемпионат кунакларын экспозицияләр белән таныштыруга басым ясалачак. Керамика буенча мастер-класслар, үз исемеңне гарәпчә язу һәм башкалар оештырылачак”, - дип белдерде Олеся Балтусова.

Аның сүзләренчә, чемпионат кысаларында, Бауман, Кремль, Петербург урамнарыннан тыш, туристлар өчен экскурсия маршрутларына Иске татар бистәсе, төрле мәчетләр, храмнар, борынгы йортлар, парк һәм скверлар кертеләчәк.

Футбол буенча Дөнья чемпионаты вакытында Казанга килүче кунаклар саны 200 меңнән дә ким булмас, дип фаразлана.Чемпионатның икътисади нәтиҗәлелеге 20 млрд сум тирәсе тәшкил итәчәк, дип хәбәр итте ТРның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.

“Туристларга уңайлы булсын өчен, инфраструктураны яхшырту юнәлешендә эшләдек. Төп музейларда экспонатлар астында инглиз телендә табличкалар куйдык. Акчасыз түләү терминалларын тикшереп чыктык. Кешеләрнең карта белән түләү мөмкинлеге булырга тиеш. Рус, татар, инглиз телендә мәгълүмат белән шәһәр навигациясе яңартыла. Туристларга ориентлашу җиңел булсын өчен, җанатарлар фестивале, җанатарлар паспорты алу һәм башка урыннарга юл күрсәткечләр куелачак”, - дип белдерде Сергей Иванов.

Комитет рәисе экскурсоводлар белән тыгыз эш алып барылуын билгеләп узды. Бүген 595 аккредитацияләнгән экскурсовод теркәлгән, аларның 434е “Татарстан Республикасы экскурсоводлары гильдиясе” ассоциациясе әгъзалары санала. Рус һәм татар теленнән тыш, инглиз, немец, француз, кытай, фарсы, испан, Итальян, корея, төрек, гарәп телләрендә дә экскурсияләр үткәрелергә мөмкин. Сергей Иванов соңгы 3 елда чит телләрдә экскурсияләр алып бара алырлык 150 белгеч әзерләнгәнен әйтте.

Чемпионатка дип сувенирлар линейкасы киңәйтелгән. Кием дә, телефоннар өчен чехоллар, зонтиклар, рюкзаклар да бар, “Казан-Арена” стадионы һәм Казан чашасы рәвешендә ясалган 250 мл аракы салынган сувенирлар әзерләнгән.

Футбол буенча Дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында, 1нче июньнән Казанның биш урынында мәгълүмат бирүче чатырлар эшли башлаячак. Алар башкаланың Бауман урамында, “Ногай” отеле белән янәшә, Үзәк тимер юл вокзалында, Казан Кремлендә, Иске Татар бистәсендә урнашачак. Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов чатырларның иртәнге 9.00 дан кичке 21.00 сәгатькә кадәр ачык булачагын әйтте.

“Мәгълүмати чатырларда кунаклар алты телдә махсус белешмәлек һәм юлкүрсәткечләр ала алачак. Анда рус, инглиз, француз, испан, фарсы, немец телләрендә мәгълүмат кертеләчәк. Җанатарлар Татарстанның туристик үзәкләре, җанатарлар өчен фан-зона, матчлар расписаниесе, күңел ачу, сәяхәт кылу урыннары, ашарга кайда нәрсә сатып алу мөмкинлеге турында мәгълүмат таба алачак. Белешмәлектә Казан, Зөя һәм Болгар буенча маршрутлар күрсәтеләчәк”, - диде Сергей Иванов.

Шулай ук чемпионатка Зөя утрау-шәһәрлегендә футболга багышланган открыткалар күргәзмәсен ачу планлаштырыла.

Казан Кремле дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы  рекорд куярга әзерләнә, дип хәбәр итте аның директоры Зилә Вәлиева. Экспозицияләрнең тематикасы бик киң, дип билгеләде ул.

Борынгы Болгарга килгән кунакларга да кызык булачак. “Чемпионат вакытында Болгарга кеше күп килер дип уйлыйбыз. Без бу вакыйгага җитди әзерләндек. Чемпионат кунаклары өчен берничә акция каралган. Әгәр җанатарлар паспорты белән килә икән, Болгар цивилизациясе музеена билет алып керсә, Успение чиркәве тарихы музеена бушлай үтә ала”, - дип белдерде Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгын үстерү буенча директор урынбасары Лилия Сафина.

 


“Татар-Информ” МА