ТР Икътисад министрылыгы: Татарстанда 63 муниципаль сәнәгать мәйданы эшли

11.05.2018

Татарстан Республикасы муницпаль районнарында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү дәрәҗәсе турында бүген ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты уздырды. Киңәмшә эшендә ТР Премьер- министры Алексей Песошин катнашты. 

Фәрит Габделганиев сүзләренчә, яңа эшне башлаучы эшкуарлар өчен республиканың дүрт шәһәрендә бизнес-инкубаторлар челтәре оештырылды (Казан, Чаллы, Чистай, Алабуга), резидентларының өчтән бер өлеше - җитештерүче компанияләр. Тизләштерелгән үсеш программасы исәбенә узган ел резидентларның гомуми керемнәре 2,5 кат артты һәм 1,7 млрд. сум тәшкил итте. 

"Бизнес-инкубаторлар эшкуарлар өчен офис булып калмыйча, анда җитештерү һәм инновацион стартаплар өчен нәтиҗәле акселерация программалары да гамәлгә ашырылуы шатлыклы", - дип ассызыклады министр. 

ТР икътисад министры сүзләренчә, сәнәгать паркларын үстерүгә аеруча игътибар бирелә. Республикадагы гамәлдәге инфраструктура объектларында илебезнең 30 проценттан артыгы эшчәнлек итә (650 предприятиедән артык). Республика сәнәгать производствосы күләменең 10 процентыннан артыгын резидентлар җитештерә. Татарстанда 63 муниципаль сәнәгать мәйданы эшли.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, муниципаль сәнәгать зоналарын үстерүгә җитди инвестицияләр кертелгән. Ул потенциаль резидентлар белән активрак эшләргә өндәде. " Алар белән аралашырга кирәк, кирәкле шартларны булдырырга һәм алар продукциясен алга этәрергә кирәк. Сездән башка бу эшне беркем дә эшләми. Бу сезнең өчен дә кирәк, яңа хезмәт урыннары булдырыла. Без дә ярдәм итәргә әзер", - диде ул. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Булат Низамиев