Рөстәм Миңнеханов ИХО илләренең яшь дипломатлары белән очрашты

11.05.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең Яшь дипломатлары конференциясендә катнашучылар белән очрашты. Конференция «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» X халыкара икътисадый саммиты киңлекләрендә уза.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, елдан-ел KazanSummit куәт ала: форум географиясе киңәя, катнашучылар саны арта. «Саммит эчтәлеклерәк, конкретрак була бара. Аның мәйданчыгында хәләл индустриягә багышланган  кызыклы күргәзмә оештырылган иде. Моннан тыш, кунаклар да күп килгән. Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаре Йосыф бин Әхмәд Әл Үсәймин дә килде, җитди федераль структуралар вәкилләре катнашты», - диде ТР Президенты.

Саммит белән бик кызыксыналар, диде Рөстәм Миңнеханов, мондый эш рәвеше гаять мөһим. «Бүген Россиядә 20 миллионнан артык мөселман яши. Владимир Путин Россия Ислам дөньясына интеграцияләнергә тиеш дигән бурыч куйды. Ислам хезмәттәшлеге оешмасы аша болай эшләү рәвеше бүгенгә иң нәтиҗәлесе, арабызда тулысынча аңлашу хөкем сөрә», - дип белдерде Татарстан Президенты.

Әкренләп KazanSummit яңа юнәлешләрне колачлый. Элек асылда ислам финанслары мәсьәләләре, ислам банкингы инструментларын куллану мөмкинлеге, шул исәптән Россия территориясендә дә, каралса, хәзер исә төп тема – хәләл яшәү рәвеше. «Һәм бу дөрес тә. Бар да үзара бәйләнгән. Әмма моның өчен инфраструктура кирәк, бу мәсьәләләрне һәм башка шундый мәсьәләләрне хәл итә алырлык кешеләрне әзерләргә. Безгә партнёрларыбыз: ИХО, Ислам үсеш банкы, Дубай ислам банкы, Дубай ислам икътисады үзәге зур ярдәм күрсәтә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Россия Тышкы эшләр министрлыгының Яшь дипломатлар советы рәисе Константин Колпаков билгеләп үткәнчә, KazanSummit бүгенгә Россия территориясендәге иң төп икътисадый мәйданчыкларның берсе булып тора.  

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.