Рөстәм Миңнеханов Тунис эшлекле даирәләре вәкилләрен Татарстан нефть-газ форумында катнашырга чакырды

10.05.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2018" X халыкара икътисадый саммитында Тунис Тышкы эшләр министрлыгының икътисадый дипломатия буенча Дәүләт секретаре Хатем Фәрдҗани белән очрашты.

Очрашуда ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Россиядә Тунис илчесе Мөхәммәт Али Шихи катнаштылар. 

Хатем Фәрдҗани Рөстәм Миңнехановка Тунис Хөкүмәте исеменнән Казан саммиты уңышлы үтүен теләде. Шулай ук Россия-Тунис мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Тунис багланышларын үстерү кирәклеген билгеләде. 

Рөстәм Миңнеханов элемтәләрне ныгыту буенча эшләр планы төзеләчәге турында хәбәр итте. Шулай ук очрашуда яклар Татарстанга сентябрь аенда Тунис бизнес даирәләре делегациясе килүе турында килештеләр. Моннан тыш Татарстан-Тунис эшлекле формы уздырылачак. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Булат Низамиев