ИХО илләренең яшь эшкуарлары Рөстәм Миңнехановка үзләренең стартап-проектлары турында сөйләделәр

10.05.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре яшь эшкуарларының IV Казан форумында катнашучылар белән очрашты.    

Очрашу «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» X халыкара икътисадый саммиты киңлекләрендә узды.   

Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре яшь эшкуарларының Казан форумы 2015 елдан бирле узып килә. Төп максаты – Россия һәм мөселман илләре яшьләренең потенциалын авторлык проектлары аша гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру, аларны яңа сыйфатлы проект идарәсенә өйрәтү.   

Очрашу барышында үз стартап проектларын Россиядән, Пакистаннан, Непалдан, Казахстаннан килгән яшьләр тәкъдир итте. АСК өлкәсендә болытлы технологияләр куллану буенча яңа хәл ителешләр, ишетү сәләте зәгыйфь булган мәктәп укучылары өчен мультимедиа системалары, криптовалюта белән эшләү технологияләре һәм башкалар тәкъдим ителде. 

Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларга проектларын тәкъдир итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм KazanSummit кысаларында мондый форматта очрашуларның яхшы традициягә әверелүен билгеләп үтте. «Сез безне тагын бер кабат үзегезнең креатив хәл ителешләрегез белән гаҗәпләндердегез. Минемчә, бу бик дөрес юнәлеш», - диде ТР Президенты. 

«Без, бу стартаплар системалы характерда булсын һәм озакка исәпләнелсен өчен, Ислам үсеш банкы һәм ИХО белән берлектә, үзенә күрә бер төрле финанс таянычы турында фикер йөртергә тиеш. Моның мәйданчыгы безнең Иннополис булырга тиеш. Шуңа күрә мин шундый структура булдырырга өндим», - диде ул.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.