Рөстәм Миңнеханов KazanSummit форумында: Бүген Татарстан мөселман өммәте дөньясына тәрәзә ролен үти

10.05.2018

Россия Федерациясе төбәкләре белән ислам илләре арасында икътисадый хезмәттәшлекне үстерүгә мөмкинлекләр бар. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2018" X халыкара икътисадый саммитының пленар утырышында белдерде. 

"Корстон" кунакханә комплексы мәйданында узучы утырыш эшендә шулай ук Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаре Йосыф бин Әхмәд Әл Үсәймин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казахстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ерболат Досаев, Россия тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Богданов, Ислам үсеш банкы төркеме вице-президенты Закир Икбаль һәм башкалар катнашты. 

Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинның Казан саммитында катнашучыларны һәм оештыручыларны сәламләү сүзен укыды. Ил башы ассызыклаганча, Россия саммитта катнашучы илләрнең халыкара икътисадый мөнәсәбәтләрнең гаделлек, тигезлек һәм үзара файдалы булуга нигезләнүен хуплый. "Илебез һәм ислам дөньясы илләре белән конструктив партнерлык мөнәсәбәтләрен алга таба да үстерү яклы булуыбызны раслыйсы килә, - диелгән телеграммада. - Әлеге контекстта без Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге "Россия - Ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме эшенә аеруча игътибар итәбез". 

Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләгәнчә, Казан Россия һәм аның төбәкләренең мөселман илләре белән икътисадый хезмәттәшлеген киңәйтүгә берләштерүче мәйдан булып тора. 

Ул ассызыклаганча, әлеге эштә РФ Президенты Владимир Путин бик ярдәм итә, илебез белән ислам дөньясы арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга аеруча игътибар белән карый. ТР Президенты шулай ук Россия Хөкүмәте, Федерация Советы, Дәүләт Думасы, РФ Тышкы эшләр министрлыгы һәм форумны оештыруда ярдәм иткән партнерларга рәхмәтен белдерде. 

"Татарстан бүген мөселман өммәте дөньясына тәрәзә ролен үти. Республикабыз - илебезнең алдынгы, сәнәгате үскән, инновацион төбәкләренең берсе һзм мөселман компанияләре һәм инвесторлары белән багланышлар өлкәсендә әйдәп баручы төбәк", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Аның сүзләренчә, KazanSummit форумында 50 дән артык ил вәкилләре катнаша. Былтыргы саммиттан бирле мөселман илләре белән ислам финанслары һәм хәләл индустрия өлкәсендә хезмәттәшлек эше актив рәвештә дәвам ителде. "Соңгы бер елда күп санлы очрашулар узды. Уртак икътисадый проектлар буенча килешүләргә ирешеп булды. Болгар ислам академиясе ачылды.  Хәләл индустрияне үстерү буенча эш төркеме төзелде. Россиядә партнерлык банкингы һәм шуңа бәйле финанс хезмәт күрсәтү буенча юл картасы гамәлгә ашырыла", - диде Татарстан Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов исәкрткәнчә, бүгенге саммитның үзәк темасы - хәләл тормыш рәвеше. "Хәләл - ул азык-төлек һәм хезмәт күрсәтү генә түгел, ә сыйфатлылык билгесе булуын күрсәтәсебез килә. Бу инвестицияләр өчен бик тиз үсеп баручы өлкә, - дип билгеләде ТР Президентыю - Алдынгы дөнья компанияләре мөселман базарларында бизнеслары өчен үсеш мөмкинлеген күрә. Әлеге тенденцияләрне икътисадый стратегияләрдә исәпкә алырга кирәк". 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан форум кысаларында партнерлык финанславын гамәлгә кертү тәҗрибәсен күрсәтергә, үсеш мөмкинлекләре турында сөйләшергә әзер. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.