Татарстан Президенты Казанда «Үлемсез полк» урам йөрешен җитәкләде

09.05.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «Үлемсез полк» акциясендә катнашты.

Күп меңләгән урам йөрешенә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит  Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, төрле иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм гражданнар да кушылды.   

Рөстәм Миңнеханов Ирек мәйданында «Үлемсез полк» урам йөрешен җитәкләде. Аның кулында әтисе ягыннан агасы Миңнеханов Галимҗан Миңнехан улы портреты иде. Агасы фронтка 19 яшендә киткән, 359 нчы полк составында сугышкан. Мәскәү янындагы аяусыз сугышта 1941 елның 15 декабрендә һәлак булган.

Алдагы рәтләрдә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев әтисе Шәймиев Шәрип Шәймөхәммәт портретын тоткан, аның әтисе Мәскәү янындагы сугышларда авыр яраланган һәм 1942 елда туган ягына җибәрелгән. Аннары Шәрип Шәймиев 25 ел буена Актаныш районында колхоз рәисе булып эшләгән.

Маршта катнашучылар Ирек мәйданы – Карл Маркс ур. – Лобачевский ур. –Кремль ур. – Беренче май мәйданы – Меңьеллык мәйданы маршруты буенча йөрделәр. Гадәттәгечә кешеләрнең кулларында Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының портретлары. Казаннан тыш, «Үлемсез полк» республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында оештырылган. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.