Рөстәм Миңнеханов ДЧ-2018 җанатары паспорты алды

08.05.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионаты җанатары паспортын бирү үзәгендә булды һәм үзенең таныклыгын алды.    

Татарстан Республикасы Президенты Кремль яр буенда урнашкан FAN ID бирү үзәгендә булды. 

Рөстәм Миңнеханов теркәлү урынына килде һәм кирәкле процедураларны башкаргач, оператор аңа ID-картасын тапшырды. 

2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионаты Россиядә 14 июненнән 15 июльгә кадәр барачак. Уеннар 11 шәһәрдә узачак. Казан Франция, Испания, Германия, Колумбия һәм башка җыелма командалар катнашында алты турнир матчларын кабул итәчәк.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.