Татарстан Президенты "Имәнлек" метро станциясендә төзелеш эшләре барышы белән танышты

08.05.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда "Имәнлек" метро станциясендә төзелеш эшләре барышы белән танышты.

Татарстан Президентын ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин, Дәүләт казна учреждениесе “Татарстан Республикасының инвестиция-төзелеш баш идарәсе” директоры Марат Айзатуллин, "Казметрострой" АҖ генераль директоры Марат Рәхимов һәм башкалар озата йөрде. 

Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, төп төзелеш-монтаж эшләре станциядә тәмамланган. Хәзерге вакытта станция системаларын сынаулар һәм эшне көйләү эшләре бара. 

"Станция әзер диярлек: бөтен системалар да эшли, поезд платформада тора, төннәрен составны йөртеп карыйбыз. Җир өстендә тирә-юньне төзекләндерү эшләре бара. Кызганычка каршы, язның озак булуы безне тоткарлады. Шулай да,  футбол буенча дөнья чемпионатына без эшләрне тәмамларга тырышабыз", - диде "Казметрострой" АҖ генераль директоры Марат Рәхимов.

Рөстәм Миңнеханов станциянең эчке бизәлешен карады, билет өчен  мобиль телефон ярдәмендә контактсыз түләү системасы эшен тикшереп карады. Шуннан Татарстан Президенты "Имәнлек" станциясеннән "Җиңү проспекты" станциясенә кадәр метро поездында барды. 

"Бик уңайлы иҗтимагый транспорт, бик җайлы. Ничек кенә катлаулы булса да, без алга барабыз. Әлбәттә, һава торышы шартлары аркасында төзекләндерү эшләрен тәмалый алмадык. Әмма линия әзер. Минем фикеремчә, бу - Җиңү көненә бик зур бүләк", - диде Рөстәм Миңнеханов журналистларга. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.