Алексей Песошин Татарстан Элемтә министрлыгын 25 еллыгы белән котлады

07.05.2018

Бүген Казанның “Корстон” үзәгендә Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы оешуга 25 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәм тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Татарстан Хөкүмәте рәисе министрлык хезмәткәрләрен һәм тармак ветераннарын юбилей белән котлады һәм шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын укыды.

“Бу елларда министрлык зур күләмле һәм бик мөһим эшчәнлек алып барды. Министрлык оешканда хакимият органнарын, мәгариф һәм җәмәгать учреждениеләрен компьютерлаштыру, телефон элемтәсен камилләштерү һәм беренче кәрәзле элемтә операторларына ярдәм итү бурычы торса, хәзер исә Татарстанның шәһәрләрендә һәм авылларында интернетка чыгу мөмкинлеге булдырылды. Республиканың миллионлаган халкы электрон хезмәт күрсәтүләрне актив файдалана. “ИТ-парк” һәм “Иннополис” шәһәре төзелде, алар республика икътисадына мөһим өлеш кертә. Татарстанның цифрлы икътисады үсеше концепциясе булдырылды”, - диелә котлау текстында.

“Эшләнгән барлык эшләр, чирек гасыр дәвамында ирешелгән уңышлар министрлык коллективына һәм тармакның барлык белгечләренә яңа эшләр,идеяләр һәм проектларны гамәлгә ашыру өчен илһам һәм көч бирсен”, дип билгели Татарстан Президенты үзенең сәламләү сүзендә.

Аннары Алексей Песошин ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.