Татарстан Президенты «Урман утырту көне» акциясендә катнашты

05.05.2018

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Урман утырту көне"н хуплап, агач утырту акциясенә кушылды. Республика башлыгы Казандагы Ишкәкле спорт төрләре федераль үзәге янында ике зәңгәр чыршы утыртты.

ТР Президенты шулай ук спортчылар -  Ишкәкле академик йөзү буенча Россия җыелмасы вәкилләре белән дә әңгәмә корды. Спортчылар хәзерге вакыттта Франциягә ярышка китәр алдыннан Казандагы җыеннарда.

Акциядә катнашучыларның һәрберсе кебек үк, Рөстәм Миңнеханов та символик "теләкләр агачы"на үз тасмасын бәйләде.

"Урман утырту көне" табигатьне саклау акциясе бүген республиканың барлык районнарында да үткәрелә.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Татар-Информ" МА материаллары кулланылды.