Рөстәм Миңнеханов «Зенит-Казан» волейбол клубын унынчы тапкыр Россия чемпионы исемен яулавы белән котлады

29.04.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Зенит-Казан» волейбол клубын унынчы тапкыр Россия чемпионы исемен яулавы белән котлады. Финалда Казан командасы Санкт-Петербургның «Зенит» командасын җиңеп чыкты. Котлау телеграммасы Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты Ф.Х. Мөхәммәтшин, «Зенит-Казан» волейбол клубы президенты Рәфкать Кантюков, команданың баш тренеры  Владимир Алекно һәм клуб коллективы адресына җибәрелде.

«Хөрмәтле Рәфкать Габделхәй улы, Фәрит Хәйрулла улы һәм Владимир Романович! Кадерле спортчылар!

Татарстанлылар исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне «Зенит-Казан» волейбол клубының Россия чемпионаты финалында искиткеч җиңүе белән котлыйм. Зенитлылар унынчы тапкыр ил чемпионы булды, рәттән бишенче мәртәбә беренчелекне яулый – бу тренерларның һәм уенчыларның югары һөнәри осталыгы турында сөйли. Шуның белән бергә, сезгә даими үсеш өчен һәрвакыт эчке резервлар табуны, осталыгыгызны камилләштерүне телим. Бу – яңа спорт триумфлары өчен ныклы нигез.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов».


ТР Президенты Матбугат хезмәте.